Мы в социальных сетях

Описание:

«Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе

«Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе Яр Чаллы шәһәрендә музыкаль белем бирүче иң зур музыка мәктәбе булып санала. Ул укучылар өчен үз ишекләрен 1981 елда ачты.

Мәктәп белем бирү эшчәнлеген 2016 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән, теркәү номеры 8317, серия 16 Л О1 №0004333 булган лицензия нигезендә гамәлгә ашыра.

Белем бирү процессында мәктәпнең төп максатлары: сәнгать белеме бирү, укучыларның иҗади сәләтләрен формалаштыру һәм үстерү, интеллектуаль, әхлакый һәм физик яктан камилләшү ихтыяҗларын канәгатьләндерү, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, сәламәт һәм имин яшәү рәвеше алып бару культурасын булдыру, һөнәр сайлау һәм җәмгыять тормышында үз урыннарын табу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру.

Мәктәп үзенең уңышлары белән горурлана:

2005 елда 6 нчы балалар музыка мәктәбе Яр Чаллы шәһәренең «Иң яхшы уку йорты» номинациясендә җиңүче булды;

2016 елда «Тармак лидеры» номинациясендә «Россиянең иң яхшы компаниясе – 2016» Илкүләм икътисадый рейтинг лауреаты дип танылды.

2020 елда «Россиядә белем бирү өлкәсендә иң яхшы уңышлары өчен» номинациясендә «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» IV Бөтенроссия конкурсы лауреаты исемен алды.

Мәктәптә укыту 17 белгечлек буенча алып барыла (фортепиано, скрипка, виолончель, думбра, балалайка, гитара, баян, аккордеон, флейта, кларнет, саксофон, труба, тромбон, валторна, бәрмә уен кораллары, хор, вокал).

Мәктәп контингенты тотрыклы, 573 укучыны тәшкил итә.

Биредә тәҗрибәле, профессиональ педагогик состав хезмәт куя: 61 укытучы, шуның 5 се «Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исемен йөртә, 11 е «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән, 31 укытучы югары квалификацияле категориягә ия. Мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтү буенча «Таяныч һәм абруй» номинациясендә Р.Ф. Кагарманов һәм Х.Х. Гобәев Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алды.

Болар барысы да укыту, укыту-методик һәм методика эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

Музыка мәктәбе ачылганнан бирле аннан 2119 укучы музыкаль белем алып чыкты. 150 дән артык чыгарылыш укучысы музыка белгечлеге буенча эшләүне һөнәр итеп сайлады. Алар шәһәребездә, Татарстан Республикасында, Россиядә, чит илләрдә музыкаль белем бирү учреждениеләрендә уңышлы эшлиләр. 17 талантлы чыгарылыш укучысы яңадан үзләренең уку йортына әйләнеп кайтып, хәзерге вакытта укытучылар һәм концертмейестерлар сыйфатында мәктәпнең дус коллективына килеп кушылды.

Мәктәпне хаклы рәвештә Татарстан Республикасындагы иң яхшы музыка мәктәпләренең берсе дип санарга мөмкин. Музыка мәктәбендә укучылар ел саен Республика, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары, РФ, ТР Мәдәният министрлыклары, шәһәр Хакимияте һәм мәдәният идарәсе стипендиатлары, «Россиянең яшь талантлары» Гомумроссия конкурсы премиясе һәм Татарстан Республикасында талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча премия лауреатлары булдылар.

6 нчы балалар музыка мәктәбе – традицияләргә бай мәктәп. Аның барлык бүлекләрендә дә иҗат коллективлары актив концерт һәм конкурс эшчәнлеге алып бара: тынлы оркестр, халык уен кораллары оркестры, «Рассвет», «Хыял», «Апрель» хор коллективлары, вокаль ансамбльләр, халык уен кораллары ансамбльләре, кыллы-смычоклы уен кораллары, солистлар.

Мәктәп укытучылары үзләре профессиональ музыкаль коллективлар оештырып, актив концерт эшчәнлеге алып баралар һәм шәһәрдә танылу алалар. «Конкордия» вокаль ансамбле, «Виола» камера ансамбле, уен кораллары ансамбле, диксиленд «Dixi-Bend» – шундыйлар.

Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу, тематик конференцияләр һәм семинарлар оештыру, республика һәм Россиянең танылган башкаручыларының мастер-классларын һәм концертларын, төрле дәрәҗәдәге конкурслар үткәрү буенча республикада әйдәп баручыларның берсе булып тора. Хор дисциплиналары укытучылары өчен республика семинары, сәләтле балалар белән эшләү буенча республика конференциясе һәм семинары, шәһәрнең сәнгать учреждениеләре белән берлектә юбилей даталарына багышланган иҗади проектлар традициягә әйләнде. Дмитрий Калинин истәлегенә «CRAZYBALALAIKA» халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы,  С.З. Сәйдәшев иҗатына багышланган музыкаль әдәбият буенча олимпиада кебек яңа иҗади проектлар да тормышка ашырыла.

Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе Яр Чаллы шәһәренең киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлаучы, заманча, үсештәге мәдәни һәм белем бирү үзәге булып тора.

Элемтәләр: Сайт https://edu.tatar.ru/n_chelny/org58680 Социаль челтәрдә; Контактта https://vk.com/club114979724 Инстаграм dmsh_6_nab.chelny

Адресы: 423421, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Чәчкәле бульвары, 21 (22/03) йорт.

E-mail: dmsh-6@mail.ru

Элемтә телефоннары:

директор 8 (8552) 54-29-21;

кабул итү бүлмәсе 8 (8552) 54-86-33;

бухгалтерия 8 (8552) 57-78-90;

вахта 8 (8552) 54-27-98


Хезмәткәрләр:

Элемтә телефоннары


Пятница, 3 мая 2024, 17:28