Мы в социальных сетях

Комсомол районында яңа территориаль иҗтимагый үзидарә барлыкка киләчәк. Чаллыда Шәһәр Советы сессиясе узды. Анда бу хакта Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов хәбәр итте.

«Тормышны яхшы якка үзгәртергә кирәк, шул исәптән иҗтимагый инициатива хисабына. Ә Яр Чаллы шәһәрендә иҗтимагый инициатива кебек мөһим ресурс бар. Без бу мәсьәләдә күп шәһәрләрдән яхшы якка аерылып торабыз. Беренче төзүчеләрнең, комсомолчыларның бу рухы әле дә калган һәм буыннан - буынга тапшырыла», - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Пәнҗешәмбе, 2 май 2024, 16:20